Актуальная информация на татарском языке

“Төшләр”

(И. Бунинның “Караңгы аллеялар” исемле хикәяләр циклы буенча), режиссёры – Т. Лядова. Мелодрама 16 +

Классика шуның өчен дә классика инде ул – безне какшамас асыл кыйммәтләрне аңларга өйрәтә. Дөрес, кызганычка каршы, тормышта алар, ягъни уңай кыйммәтләр генә түгел шул. Иван Бунинның үлемсез хикәяләрендә илаһи бәйлелек, ярату-гашыйк булу турында да, көнчелек һәм азгынлык дәрәҗәсендәге мәхәббәт уеннары турында да сөйләнелә. Яшь кызларның матур хыялларын ничек итеп чәлпәрәмә китерү юлларын бай малайлары белгән шул. Шуннан файдаланган да алар. Хәер, ни сөйләп торасы: туташлар үзләре дә бу мәсьәләдә төшеп калганнардан булмаган ләбаса. Кыскасы, спектакль – мәхәббәт турында, тик җенси-җисми мәхәббәт хакында түгел ул.

Спектакльгә кергән хикәяләр: “Натали”, “Таганнар”, “Стёпа”, “Руся”, “Таня”, “Мадрид”.

Спектакль эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйле булмаган берничә кисәктән тора.

 

“Томаннан фәрештә чыкты”

Авторы – П. Гладилин, режиссёры – П. Орлов. Трагикомедия 12+

Бер-берсенә бер генә тамчы да охшамаган ике бертуган турындагы гаилә кыйссасы бу. Юк-юк! Бу Кабил белән Һабил түгел, әмма үзара беркадәр охшашлыклары шулай да бар икән аларның.

Болар – үз плюслары, үз минуслары булган гади кешеләр. Берсе икенчесеннән чак кына акыллырак. Акыллырак, чөнки фәнни хезмәтләр язу белән мәшгуль. Ә икенчесе – шомарган кеше: эшмәкәр, бай.

Икесе үзара парә-парә талаша торгач, әниләрен акылдан шаштыралар болар. Тик менә әниләренең акылсызлануы үзенә күрә гаҗәп рәвештә була: алар белән ниндидер могҗизалар башлана, сырхаудан сихәт тә табыла, мәхәббәт тә килә…

 

 

“Дениска сөйләгән хәлләр”

Бала чагында Виктор Драгунскийның “Дениска сөйләгән хәлләр”ен кемнәр генә яратып укымады икән? Автор аларны бик җиңел итеп һәм рәхәтләнеп укырлык итеп язган. Аларны бирелеп укыганда үзе яшь, үзе кыю һәм үзе зирәк акыллы Денисканың маҗараларын үз башыңнан кичергәндәй буласың.

Кече яшьтәге мәктәп укучысы, холык-фигылендәге барлык уңай сыйфатлары өстенә, чиксез шәфкатьле, игелекле һәм үз-үзенә бик тә ышанган егет тә әле ул. Агния Бартоның “Драмтүгәрәк, фототүгәрәк, хортүгәрәк  – минем җырлыйсым килә” дигән шигырендәге кебек, бу егетнең дә шөгыльләнер шөгыльләре күп төрле.

Рөстәм Фәйзрахманов куйган спектакльдә яшь күңелнең әнә шундый маҗаралы эзләнүләре турында җентекләп сөйләнелә дә инде. 0+

 

“Министерша ханымбикә”

“Министерша ханымбикә” спектакле серб драматургы Бранислав Нушичның гади комедиясе генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә игътибар беләнрәк күз салырга, кешеләрнең еллар үткәч кенә түгел, хәтта гасырлар-дәверләр узгач та үзгәрмәгәнлеген аңларга этәргеч биргән бер сәбәп ул. Шул ук тыныч яшәү мохите, шул ук урта класс, шул ук аталар һәм балалар проблемасы, шул ук ясалма гаҗәпләнү-шатланулар, социаль сыйныфтан югарырак күтәрелгәннәр каршында шундый ук ялагайлану, шамакайланулар. Болар булган, бар һәм булачак.

Моңа кадәр тәртипле, акыллы, уңган-булган хуҗабикә саналган Живка Попович, ире эшендә яңа урынга күтәрелгәч, кинәт кенә борынын югары чөя башлый. Ул кешеләр язмышын үзе ничек тели, шулай “бөтерә алуына” чын-чынлап ышана. Ә аның туган-тумачалары исә, андый очракта ничек кирәк саный, үзен шулай тота башлый: туктаусыз сорый да сорый, сорый да сорый, сорый да сорый… 12+

 

Уңайлы мохит

Хөрмәтле тамашачылар!

Без сезне үзебезнең театрда күрүебезгә бик шат. А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры сәламәтлегенә бәйле рәвештә физик мөмкинлекләре чикле тамашачылар өчен махсус җиһазландырылган. Сезнең өчен пандус бар, ул театрга керә торган үзәк ишек янында эшләнгән, шунда ук персоналны чакыртып чыгару өчен махсус төймә дә куелган. Театр бинасында начар күрүчеләр  өчен мәгълүматлар таблосы урнаштырылган, инвалидлар коляскасында барып җитә алу өчен көйләнгән санитар бүлмә дә бар. Администратор сезне каршы алып, тамаша залына озатып куя алсын өчен, +7-903-306-14-36, +7-917-296-06-68 телефоннарына шылтыратып, үзегезнең театрга киләсене алдан ук хәбәр итеп куюыгызны сорыйбыз.  Театрга килүегез уңайлы булсын, сезгә шатлык һәм рәхәтлек кенә китерсен өчен администрация кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Театрда очрашканга кадәр!

 

Бүләк сертификаты

Хөрмәтле тамашачыбыз! Сез хәзер теләсә кайсы спектакльгә бүләк сертификаты ала аласыз.

Бүләк сертификатыннан файдалану кагыйдәләре:

– сертификат А.В. Баталов исемендәге театр спектакленә, урын булган очракта, 600 сумлык ике билет алырга мөмкинлек бирә;

– карта-сертификат, номиналының күләме күпме булуга карамастан, бер генә тапкыр кулланыла;

– билет бәясе карта номиналыннан кимрәк икән, аерма түләнми;

– сертификат буенча алынган билетлар кире кайтарып бирелә алмый;

– сертификат вакыт ягыннан чикләнмәгән.

Сертификат алуга бәйле сорауларыгыз булса, театр администраторларына, яисә кассага мөрәҗәгать итегез.

Тел.: 8 (85594) 4-14-15, 8 (85594) 4-11-45.

 

“Башмачкин”

“Башмачкин” спектакле Н.В. Гогольнең күренекле “Шинель” повесте буенча куелган. Башмачкин – баш геройның фамилиясе. Акакий Акакиевич аның исеме. Ә тарихы гап-гади. Кешенең бер хыялы була, башкарган вазыйфасы, үзе кебек үк кеп-кечкенә нибары бер хыял. Шул хыялын тормышка ашырыр өчен Башмачкин, бар нәрсәдән үзен мәхрүм итеп, чикләп, гомер буе бил бөгә, баш күтәрми эшли. Хыялы чынга аша аның, тик менә шуннан соң кечкенә кеше йөрәге күтәрә алмаслык газаплар башлана. Шинелен урлыйлар аның.

Кешегә җан газаплары ни өчен бирелә соң? Ни өчен дөньяда гаделсезлек дигән нәрсә бар? Бик күп кешеләрне, шул исәптән режиссёр Рөстәм Фәйзрахмановны да борчый торган глобаль сораулар бу. Спектакль эксперимент рәвешендә куелган. Бу тәҗрибәнең ни дәрәҗәдә уңышлы чыкканлыгы һәм асылы нидән гыйбарәт икәнлеге турында тамашачы үз сүзен үзе әйтер әле.

 

“Игълан буенча – голубцы”

Заманча пьеса. Бик кызык итеп язылган, менә дигән драматургия теле белән. Интрига-чуалышларның ни белән бетәсен ахырга кадәр белмисең. Ә темасы бик актуаль: никахта, ир белән хатын арасында нормаль, җылы, рәхәт мөнәсәбәтләрне ничек сакларга? Мәхәббәт уты сүнмәсен, киресенчә, яшь чаклардагы кебек үк булмаса да, кабатланмас хисләрне, барлык төсмерләрне һәм нечкәлекләрне саклаган хәлдә, яктылык сибеп, очкынланып янсын өчен ни эшләргә? Хатыны ирен “ышанычлы кулларга тапшырырга” теләве хакында игълан бирә. Иренең моңа реакциясе нинди? Аны алырга теләүчеләр табылганмы? Ни өчен хатыны мондый адымга бара? Анда катнашучылар нинди нәтиҗәләргә килеп туктый? Әллә драма бу, әллә комедия – аңламассың. Нәкъ тормыштагы кебек монда: чыннан да, боларга охшаш проблемалары булмаган бер генә гаилә дә юк бит. Спектакль шуның белән кызык та.

 

 

Ә туйның гөрләгән мәле…

Ике күренештән торган комедия

Николай Коляданың “Скрипка, шөлдерле барабан һәм үтүк” пьесасы буенча куйган бу спектаклен режиссёр Рөстәм Фәйзрахманов “Ә туйның гөрләгән мәле…” дип атаган.

Вакыйгалар – чынбарлыктан турыдан-туры күчереп куйган кәртинкә кебек. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренең соң дәрәҗәгә җитеп киеренкеләнүе дә, туй тамашасының ничек итеп кызып-кызып гөрләве дә, Ф.М. Достоевский шулкадәр төгәл итеп әйтеп бирә белгән: “Иң мөһиме, үзегезгә үзегез алдашмагыз инде,” – дигән тормыш хакыйкате дә тулы канлы итеп ачып салына биредә. Ялтырап торган купшы никах күлмәгенең гап-гади сэконд-хенд булып чыгуы да, ә каһарман булып кыланучыларның гамәле, кемнеңдер үзен күрсәтәсе килеп, гади шапырыну гына булуы да бик ихтимал икән ич. Тик, ни кызганыч, боларның барысына да күзләр нибары туйның икенче көнендә – кунаклар инде кайнар ризык көткән вакытта гына ачылып китә шул.